«Пётр I: данлы эшләр чоры»: мәгълүмат сәгате (12+)

6 апрель көнне 5 нче санлы китапханәдә Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы студентлары өчен «Пётр I: данлы эшләр чоры» дигән мәгълүмат сәгате үтте.

IMG_9764
IMG_9757

2022 елда безнең илебез Петр I нең тууына 350 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Укучылар күренекле дәүләт эшлеклесе, реформалар үткәрүче Петр I нең легендар шәхесе белән танышты. Алып баручы китапханә фондындагы Россияне үзгәртеп коруга ирешкән Бөек Петр, аның эшчәнлеге һәм шәхесе, таланты һәм бетмәс-төкәнмәс энергиясе, уңышлары һәм шул заман шартларындагы уңышсызлыклары турында бәян итүче китапларга күзәтү ясады. А.С. Пушкин үзенең поэмасында рус гаскәрләре белән Петр I җитәкчелек иткән Төньяк сугышының иң зур бәрелеше вакыйгаларын бик яхшы итеп сурәтләп биргән. Китапханәче балаларга «Полтава» поэмасыннан өзекне укыды. Мультимедиалы проект караганнан соң, укучылар Петр Алексеевичның тормыш юлы һәм эшчәнлеге, аеруча кызыклы фактлар белән танышты. Яшь буын үзенең күпкырлы эшчәнлеге белән Россияне бөек мәмләкәткә әверелдергән Петр I шәхесенә карата хөрмәт һәм горурлык хисе кичерә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: